Игътибар! 📢 9 октябрьдә Татарстан шәһәрләрендә хәбәр итү системасына планлы тикшерү узачак. 📌 10:40 һәм 10:44 сәгатьләрдә сиреналар кабызыла. ❗Сирена тавышын ишеткәч, тынычлык сакларга һәм паникага бирелмәскә кирәк. Мөмкин булса, телевизор яки радиодан мәгълүмати хәбәрне тыңларга. Тикшерүләр хәбәр итү системасы элементлары эшен тикшерү һәм тиешле хезмәтләрнең җавап бирергә әзерлеген арттыру максатыннан үткәрелә.